Редакция этикасы

“Тарихи этнология” журналы редакциясенең этикасы турында

“Тарихи этнология” журналының гамәли хезмәткәрләре төркеме һәм, гомумән, басманы әзерләүдә катнашкан һәр кеше – редакторлар, рецензентлар, авторлар – үз эшендә түбәндә күрсәтелгән стандартларга таяна:

Журналның редакцион советы фәннилек, объективлык, профессиональлек, гаделлек принципларына таянып эш итә.

Редактор журналда басыла торган материал өчен җаваплы һәм бу материалның югары сыйфатлы һәм ышанычлы булуын тәэмин итәрлек барлык процедура һәм алымнарны кулланырга тиеш.

Редактор басмага тапшырылган кулъязмаларның гадел һәм үз вакытында бәяләнүен тәэмин итә. Редактор кулъязмаларның интеллектуаль эчтәлеген бәяли.

Журналга тапшырылган кулъязмалардагы басылмаган мәгълүмат авторның язма рөхсәтеннән башка шәхси максатларда кулланылырга һәм өченче якка бирелергә тиеш түгел.

Материал плагиат дип уйларга нигез булган очракта, редакция аны басмага җибәрмәү хокукына ия.

 

Рецензент эшчәнлегенең этик принциплары

Кулъязманы бәяләү өчен җитәрлек әзерлеге һәм озакка сузмый эшләп тапшыру өчен вакыты булганда гына рецензент кулъязманы бәяләргә алырга мөмкин.

Бәяләү өчен алынган кулъязмалар конфиденциаль документ булып карала; бу документны танышу яки фикер алышу өчен редакция вәкаләт бирмәгән өченче якка күрсәтү тыела.

Бәяләү өчен алынган кулъязмалардагы басылмаган мәгълүматны рецензент тарафыннан шәхси максатларда куллану тыела.

Рецензент мәнфәгатьләр конфликты китереп чыгарырлык барлык мәгълүматны бәяләүгә ризалык биргәнче ачырга тиеш.

Рецензент бәяләмәне объектив һәм конструктив итеп язарга, шәхси искәрмәләрдән азат булырга тиеш.

Рецензент бәяләргә алынган мәкаләнең уникальлек дәрәҗәсен исәпкә алырга, кабатлана торган һәм плагиат басмаларга игътибар итәргә тиеш.

 

Фәнни басманың авторы принциплары

Хезмәтнең эчтәлеге өчен авторлар коллективы җаваплы. Кулланылган методлары һәм алынган нәтиҗәләре дөрес күрсәтелсен өчен, авторлар үз басмаларын эш барышының һәр адымында ныклап тикшерергә тиеш.

Мәкалә авторлары фәнни нәтиҗәләрен ихлас күрсәтергә һәм фабрикация, фальсификация, мәгълүмат белән ялган эш итү алымнарыннан азат булырга тиеш.

Мәкалә авторлары кулъязмада күрсәтелгән тикшеренү нәтиҗәләренең тулысынча оригиналь булуын тәэмин итәргә тиеш. Алынган фрагмент яки фикерләрнең авторын һәм чыганагын күрсәтү фарыз. Чиктән тыш күп кулланылган, тиешенчә күрсәтелмәгән алынмалар, плагиат, шул исәптән башка хезмәтләрнең фикерләрен үзгәртеп язу, нәтиҗәләрен алу тиеш түгел.

Тикшеренүләрнең хисабы тулы булырга тиеш. Аңлатып булмаслык фактлар, бер-берсенә каршы килә торган мәгълүматлар, тикшеренү авторлары яки заказчысы фикеренә каршы килерлек нәтиҗәләр төшереп калдырылырга тиеш түгел.

Фәнни тикшеренүгә теге яки бу дәрәҗәдә йогынты ясаган һәр кеше дә искә алынырга тиеш; шулай ук мәкаләдә тикшеренү өчен әһәмиятле булган хезмәтләргә сылтама булырга тиеш.

Мәкалә авторлары рәтенә тикшеренү барышына мөһим өлеш керткән һәр кеше кертелергә тиеш. Авторлар арасына тикшеренүдә катнашмаган кешеләрне кертү тыела.

Авторлар редакциягә тапшырылган, басмага алынган яки инде басылып чыккан мәкаләләрендә хата тапкан очракта, кичекмәстән редакторга хәбәр итәргә тиеш.

Авторлар редакциягә оригиналь кулъязмалар тапшыра. Әгәр материаллар элек басылган булсалар, автор бу турыда редакциягә хәбәр итәргә тиеш.

Фотографияләр, рәсемнәр бастыру өчен фотоның я рәсемнең авторыннан һәм фоторәсемдә күрсәтелгән һәр кешедән язма рөхсәт кирәк булуны истә тоту фарыз.

Фәнни тикшеренүләрнең матди нигезен, шул исәптән туры яки арадашлы финанс чыганакларын күрсәтергә тиешле.

Журнал редакциягә тапшырылган, ләкин югарыда күрсәтелгән принципларга туры килмәгән һәр кулъязманы кире кагу хокукына ия.

close